Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта 48/20 йортында коткаручылар эшли.

«Өч кеше коткарылган, барысының да сәламәтлеге төрле хәлдә, аларга ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә, - дип хәбәр итте шәһәр хакиме. - Йортта яшәүчеләр өчен «Open City» кунакханәсендә номерлар әзерләнгән, автобуслар кешеләрне билгеләнгән урынга илтеп җиткерәчәк. Муниципаль, республика, федераль – барлык хезмәтләр эшли. 10, 11, 12 нче подъездларда яшәүчеләрнең барсына да кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк».

Урында Яр Чаллы шәһәренең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы уздырылды, муниципаль характердагы гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителде һәм җирле җавап бирү дәрәҗәсе билгеләнде.

Фаҗига нәтиҗәсендә 6 фатир җимерелде, барлыгы бу фатирларда 14 кеше яши.

Хәрабәләр астыннан 3 кеше, шул исәптән 2 бала коткарылды.

Коткару операциясе нәтиҗәсендә, дүртенче зыян күрүче - 1999 елгы хатын-кыз табыла.

Шәһәр кунакханәсендә 400 кешелек вакытлыча урнаштыру пункты эшли. Гадәттән тыш хәлне бетерүгә барлыгы 155 кеше, 49 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Дүшәмбе, 25 октябрь 2021, 20:25