Мы в социальных сетях

11 октябрьдән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Тиешле карарны Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады. Бүген журналистлар белән матбугат конференциясе барышында ул әлеге карар таләпләрен аңлатты.

Очрашу башында Марина Патяшина чикләү чараларының көчәюе эпидемиологик вәзгыятьнең кискен хәлдә булуына бәйле дип билгеләп үтте: «Сентябрь башыннан без атна саен авыру очраклары санының артуын күзәтәбез, кърсщткеч 1,5%тан 13,5%ка кадәр артты. Көн саен үсеш темпы ике тапкыр арта, без көн саен 100 һәм аннан да күбрәк очракны теркибез. Яңа коронавирус йогышы белән бәйле хастаханәдән тыш пневмонияләрнең өлеше 20%ка арткан һәм бу авыруның югары авырлыгы турында сөйли. Сентябрь аенда без хезмәт коллективларында 312 авыру очракларын теркәдек, август аенда алар 282 иде, монда да без имин булмаган тенденцияне күзәтәбез».

Өстәмә чикләү чаралары, беренче чиратта, республикада 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагылачак. Әлеге яшь категориясендәге барлык затлар вакцинацияләнергә тиеш. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйдә вакцинация оештыру буенча өстәмә чаралар күрәчәк.

«Соңгы атнада авыр очраклар өлеше 47%ка артты, үлем очракларының 70-80%ы нәкъ менә 60 яшьтән өлкәнрәк булган затларга туры килә һәм бу яшь төркеме арасында үлем саны гомуми үлем дәрәҗәсеннән 3 тапкыр артып китә», – дип билгеләп үтте Мария Патяшина.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән тыш, вакцинаны медицина, мәгариф, социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмасы, энергетика, сәнәгать предприятиеләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр: сәүдә, җәмәгать туклануы, чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, банклар, почта, транспорт, такси, кәрәзле элемтә хезмәтләре, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре хезмәткәрләре, барлык мәдәни учреждениеләр, даруханә, массакүләм мәгълүмат чаралары, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, илтеп җиткерү хезмәтләре күрсәтү хезмәткәрләре ясатырга тиеш.

Привиканы шулай ук практика үтүче студентлар ясатырга тиеш.

Эш бирүчеләр 2021 елның 6 декабренә кадәр хезмәткәрләрен COVID-19дан икенче компонент белән вакцинацияләүне оештырырга тиеш.

«Вакцинаның беренче компонентын алмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән туктатылырга тиеш, ә 7 декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын төгәлләмәгән хезмәткәрләр.

Карардокументлар белән расланган вакцинациягә каршы медицина чикләүләре булган затларга кагылмый, коллективларда вакцинацияләүдәрәҗәсе соңгы алты айда авырган затларны исәпкә алып 80%тан да ким булмаска тиеш», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасының баш санитар табибы Марина Патяшева.

Дүшәмбе, 11 октябрь 2021, 17:39