Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр La Primavera Казан камера оркестры Татарстан шәһәрләре буенча концерт туры белән сәяхәт кылачак. Турның беренче концерты 11 октябрьдә безнең шәһәрдә узачак. Бу көнне тамашачыларны берьюлы ике концерт көтә:«Пушкин картасы»на ия булган яшьләр өчен  "Кәрәзле телефоннан көйләр" программасы, концерт 14:00 сәгатьтә башлана.

Көндезге программаларга «Пушкин картасы»на ия булган яшьләр чакырыла. Алар өчен Рөстәм Абязов "Кәрәзле телефоннан көйләр"  программасын әзерләгән. Анда укучыларга һәм студентларга рингтон буларак таныш көйләр кертелгән.   

"Шүрәле" балетының 80 еллыгына" концерт 18:30 сәгатьтә башлана. Концерт программасына Фәрит Яруллинның Зур сюитасы һәм «Завтрак у Тиффани», «Урок танго», «Запах женщины», «Пираты Карибского моря», «Властелин колец», «Жизнь прекрасна» һ. б. чит ил фильмнарыннан музыкалар кертелгән.

Концертта сюита язылган диск тәкъдим ителәчәк.

Чәршәмбе, 6 октябрь 2021, 08:35