Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле мәгариф тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

«Барлык һөнәрләр дә кешеләрдән, һәм бары тик өчесе генә –укытучы, хөкемдар һәм табиб – Алладан», – дигән борынгы грек фәлсәфәчесе Сократ.

Мәгълүмати технологияләр, глобальләшү, пандемия тормышыбызны, уку-укыту процессларын оештыруны үзгәртте, әмма «укытучы» сүзе үз кыйммәтен югалтмады. Укытучы һөнәре һәрвакыт белем бирүне генә түгел, ә кешенең рухи һәм күңел сыйфатлары чагылышын да таләп итте. Нәкъ менә сез мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән яшь чаллылылар өчен сизгер педагоглар, аларны игелеккә өйрәтәсез, өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен яхшы остазлар була барасыз. 

Пандемия шартларында эшләү сезнең өчен яңа сынау булды. Әмма сез аларны осталарча уздыгыз. 1990 нчы  елларның икътисади авыр шартларына карамастан, сез үз һөнәрегезгә тугры калып, игелекле, мәңгелек кыйммәтләргә өйрәтүне дәвам иттегез.

Бүген без бу хезмәтнең нәтиҗәләрен шәһәр, республика, ил тормышының барлык тармакларында күрәбез.

Без сезнең белән бергә Яр Чаллыны, Татарстан Республикасын һәм илебезне таныткан мәктәпкәчә яшьтәге балаларыбызның, укучыларыбызның һәм студентларыбызның уңышлары белән горурланабыз.

Ел саен Яр Чаллы көллиятләре, ә быел мәктәп укучылары да WorldSkills һөнәри осталык чемпионатында медальләр яулыйлар, Татарстанда, Россия Федерациясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Яшь чаллылылар BabySkills балалар чемпионатында үз сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтәләр.

Яр Чаллы белем сыйфаты буенча, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өлеше буенча республикада алдынгы урыннарда тора. Сезнең ярдәм белән бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары үз яшьтәшләре арасында конкурентлы өстенлеккә ия, бу исә үз чиратында аларга машина төзелеше, робот техникасы, мәгариф, сәламәтлек саклау, эшмәкәрлек өлкәләрендә кирәкле белгечләр булырга мөмкинлек бирә. 

Хәзерге вакытта шәһәрнең мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли.

Хезмәтегез, сизгерлегегез, аңлавыгыз, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, һөнәри үсеш һәм җиңел булмаган, әмма кирәкле һәм мөһим эшегездә җиңүләр телим. Һәр укучыгыз сезгә рәхмәтле булсын!

Бәйрәм белән сезне! Бөтендөнья Укытучылар көне белән! 

Яр Чаллы шәһәре мэры

Н.Г. Мәһдиев

Сишәмбе, 5 октябрь 2021, 06:54