Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп сайланды.

«Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать иткәндә гражданнар керемнәрен арттыру, илнең барлык төбәкләрендә эш урыннары булдыру буенча эшнең мөһимлеген кабат билгеләп үтте. Президент икътисадны алга таба үстерүне, аның структурасын үзгәртүне, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүне һәм аның үсешен чикләүче киртәләрне бетерүне төп бурыч дип атады. Бу максатларны Дәүләт Думасы комитеты эшендә төп максат итеп куям», - дип шәрехләде Когогина.

Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасында 32 комитет эшләячәк. Биш фракция теркәлгән: «Единая Россия», КПРФ, «Справедливая Россия — За правду», ЛДПР, «Новые люди». Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы рәисе итеп Вячеслав Володин сайланды. 

Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 11:55