Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Замелекесьеда чыршы ачу бәйрәме узды. Күңелле конкурслар һәм уеннар белән бәйрәм программасы күп кенә микрорайон яшәүчеләрен җыйды.  

Бәйрәм белән чаллылыларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котладылар. 

"Эврика" мәдәният үзәге артистлары бәйрәмдә катнашучыларга матур номерлар, күңелле ярышлар бүләк иттеләр.

Балалар өчен боз тавы ясаганнар, аттракционнар урнаштырганнар, уен мәйданчыклары оештырганнар. Быел мәйданчыкта «Теләкләр трамвае» барлыкка килде.

Чәршәмбе, 15 декабрь 2021, 08:47